Син йоклыйсың. Тигез сулышыңны…

Син йоклыйсың. Тигез сулышыңны
Тыңлап ятам әле. Таң беленә.
Җирдә- тетрәү. Күктә- кометалар.
Синең планетада тынлык. Син — Бер генә!

Минем-синең тәңгәллек ул- космос!
Тәннәр-җаннар бер үк яссылыкта.
Бу җайлашу түгел. Бу — ярату!
Соң тукталыш яратуда. Һәм… соң нокта!..

Язган булса! Ахыргача! Бергә!
Ми бораулый тыелгысыз теләк:(Кысып куя йөрәк).
Миңа гомер буе синең
Бердәнберең булуымны белү кирәк!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт